2015 елның 5 аенда Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләти теркәү буенча статистик отчет

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

5 нче ел рәттән Татарстан Республикасында уңай динамика күзәтелә: туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда күбрәк.

Шулай итеп, 2015 елның 5 аенда Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләти теркәү буенча вәкаләтле органнар тарафыннан 22 660 туу турында акт теркәлгән. Аларның 11513 - ир бала (51 %), 11147 – кыз бала (49 %). Республиканың 211 гаиләсендә игезәкләр туды.

2015 елның 5 ае эчендә туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда 2481 актка күбрәк.

Дәүләт тарафыннан башкарылучы балалар туу санын арттыруга юнәлдерелгән чаралар – яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча төрле программалар, ана (гаилә) капиталы, үз нәтиҗәләрен бирә.

2006 елда беренче булып туган балалар өлеше - 59,5%, икенче булып – 31,5%, өченче булып – 6,7%, дүртенче һәм аннан соң туган балалар өлеше – 2,3% булса, быел беренче һәм икенче булып туган балалар өлеше 42шәр %, 12% - өченче, 3,5% - дүртенче һәм аннан соң туган балалар.

Әлеге елда балаларга ата-аналары тарафыннан бирелгән исемнәрдән иң популяр булганнары: ир балалар өчен - Тимур, Кәрим, Әмир, Артём, Кирилл, Матвей, Максим, Егор, Данил, Камил; кыз балалар өчен – Ясминә, Әминә, Виктория, Азалия, Анастасия, Арина, Самира, Ралина, Милана, София.

Көнбатыш Европа исемнәре еш очрый: Роберт, Эрик, Генрих, Альфред, Герман, Эмиль; хатын-кыз исемнәре - Эмилия, Сильвия, Паула, Сабрина.

Славян исемнәренә: Варвара, Иван, Николай, Мирон, Макар, Родион кебек исемнәргә кире кайту тенденциясе дә барлыкка килде.

Шулай ук, сирәк көнчыгыш исемнәре дә очрый, кызлар өчен: Сәлимә, Халиджа, Гөлнар; малайлар өчен: Хан, Абдул-Рәхим, Радж, Омар.

Борынгы исемнәр саны да арта: Захарий, Лука, Радомир, Елисей, Феодор, Иоан, Матвей, Лаврентий; Мстислава, Злата, Соломия, Роксолана, Марфа.

70 елларда киң таралган исемнәрне дә балаларга ешрак куша башладылар: Ульяна, Анфиса, Василина, Степан, Тимофей.

Библия исемнәре дә популярлаша: Ева, Сара, Давид, Каин, Самуил, Аврам.

2015 елның 5 аенда Татарстан Республикасында 8 032 пар никахларын рәсмиләштергән. Бу 2014 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 10 % ка кимрәк.

Аерылышуны теркәү турында актларның кимүе буенча уңай тенденция күзәтелә. Шулай итеп, 2015 елның 5 аенда 5 249 никах өзү акты теркәлгән, бу узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 1069 (-17 %) актка кимрәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International