Казан шәһәренең ЗАГС идарәсе Халыкара балалар яклау көне бәйрәм итүне бер көн белән генә чикләнеп калмады

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең ЗАГС идарәсе һәм специальләштерелгән балалар йортындагы сабыйларга бәйрәм ясады.

          Сабыйлар тәрбиячеләр белән берлектә зоопарка бардылар. Шунда алар хайваннарны карадылр, үрдәкләрне, казларны ашаттылар. Кояшның көйдергеч нурларына карамастан, балалар ике сәгатьлек йөрүне түзделәр һәм канәгатьлек белән өйгә кайтып киттеләр. Әле җитмәсә Казан шәһәренең ЗАГС идарәсе сабыйларга уенчыклар һәм татлы бүләкләр тапшырдылар.

          Искә төшерәбез, ата-анасыз калган балаларга бу безнең беренче генә хәйрия акциясе түгел. 29 май һәм 1 июнь көнне социаль-реабилитацион үзәгеннән һәм Приволжский районының балалар йортындагы сабыйларга зур булмаган бүләкләр ясадык.

          Казан шәһәренең ЗАГС идарәсе балаларны социализацияләү һәм гаилә кыйммәтенә тартуын дәвам итәргә планлаштыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International