Сарман авылының хөрмәтле кешеләре- хезмәт ветераннары Рәмзия һәм Равил Гимадиевлар бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр. Аларны алтын туйлары белән муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, ГХАТ бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, "Сарман мәгълүмат мөхәррият үзәге" директоры Альбина Сабирова котладылар. Рәмзия апа гомере буе район кулланучылар җәмгыятендә икътисадчы булып эшләде, ә Равил абыйның бар хезмәт юлы район газетасы, радиосы белән бәйле. Ул озак еллар Сабантуй бәйрәменең алыштыргысыз комментаторы да булды.
Без аларны алтын юбилейлары белән ихластан котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, балалар, оныклар куанычында тигез гомер итүләрен телибез.