Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре “Подари жизнь” хәйрия фонды оештырган “Балаларга открытка бүләк ит” акциясендә катнашып, Мәскәү клиникаларында дәвалана торган балаларга атап, хатлар яздылар. Әлеге хәйрия фонды гематологик, иммунологик, онкологик авырулар белән авыручы балаларга һәм яшьләргә ярдәм күрсәтә. Белгечләр һәм аларның балалары катнашкан чара да, җәйге эссе көннәрен стериль палаталарда үткәрергә мәҗбүр булган авыручы малай һәм кызларга психологик ярдәм күрсәтү йөзеннән оештырылган. ГХАТ идарәсе белгечләре үз хатларында яшь кала Түбән Кама, татар халкының милли бәйрәме Сабантуй, әле Петр Беренче чорыннан ук данлыклы кораблар мачталарын ясауда кулланылган йөзъяшәр имәннәр үсеп утырган Корабельная Роща урманы һәм башка бик күп истәлекле урыннар, йолалар турында яздылар. Балалар әлеге хатларга бик теләп җавап хатлары язарлар дип өметләнеп, ГХАТ идарәсе белгечләре алар белән алга таба да хатлар алышырга планлаштырып торалар.