Бәйрәмдә икенче балалары туган 10 гаилә катнашты. Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында Казан шәһәренең Мәскәү районы Пенсия идарәсе начальнигы Юрий Нехорошков, “Россельхозбанк” вәкиле Илшат Самигуллин катнашты. Тантанада яшь ата-аналарга бик күп матур җылы теләкләр әйтелде. Казан шәһәренең 58 нче номерлы балалар бакчасына йөрүче талантлы балаларның концерт номерлары бәйрәмгә ямь өстәде.