Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә елның иң өлкән пары өйләнеште

2015 елның 3 июне, чәршәмбе

Агымдагы елның 3 нче июненда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә елның иң өлкән парының өйләнешү тантанасы булып узды. Күптән түгел генә 89 яшен тутырган Ефим Израилович Зацман Түбән Кама ГХАТ идарәсе тарихына иң карт кияү булып кереп калачак.  Кияү дә, 74 яшьлек кәләш Любовь Петровна Голуб та бүгенге көндә хәрби бәрелешләр барган Украинадан качып Татарстан җиренә килеп урнашып,  качаклар статусына ия булган кешеләр. Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре әлеге парга өйләнешүгә гариза бирү тәртибен аңлатып кына калмадылар, ә Рәсәй Федерациясенең Гаилә Кодексына бәйле булган теге яки бу сорауларына төгәл һәм тулы җаваплар, юридик консультацияләр бирү эшен дә башкардылар. Әлеге өйләнешүче парга  “Вербиченька” милли-мәдәни украина автономиясе әгъзалары да котлау ирештерделәр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International