Җәйнең ямьле беренче көннәрендә Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә Мортазиннар гаиләсе үзләренең рубин юбилейларын билгеләп үтте. Рафыйк абый да, Кәүсәрия апа да тумышлары белән Чирмешән районыннан. Ләкин аларның йөгерек тормыш чишмәләре бер-берсе белән Казан каласында кисешә. Әлеге олпат шәһәрнең борынгы урамнары, әйтерсең лә, аларга хәер-фатиха укый, бәхетле тыныч тормыш вәгъдә итә. Түбән Кама каласына Мортазиннар 1977 нче елда күченеп килә. Авыл баласының җиргә булган хөрмәт-ихтирамы чиксез. Шуңа да Мортазиннар җир эшенә тартыла - Афанас авылына урнаша, совхозда эшли башлый. Рафыйк абый белән Кәүсәрия апа өч кыз тәрбияләп үстерә. Бүген аларның балалары – оныкларының уңышларына сөенеп көн күрә алар.
Рубин юбилярлар Мортазиннарның исемнәре Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенең Мактау китабына кертелде һәм аларга алтын туйга чакыру тапшырылды.