Түбән Кама ГХАТ идарәсендә регистратор вазыйфасына кастинг булып үтте

2015 елның 3 июне, чәршәмбе

Узган атнада Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә тантаналарны, төрле гаилә бәйрәмнәрен, исем кушу йолаларын, юбилейларны алып баручы регистратор вазыйфаларын башкаручы белгеч урынына дәгъва кылучылар арасында кастинг булып үтте. Кастингның төп шарты  - татар һәм рус телләрен камил белү иде. Ләкин, кызганычка каршы, бүгенге яшьләр татар телендә нәрсә дә булса язу түгел, сөйләшә дә белмиләр.    Шуңа да регистратор булырга хыялланган ун кыз арасында бары  өчесе генә әлеге теләген тормышка ашыру өчен көрәшне дәвам итә алды. Кастингны оештыручылар кызларның тышкы кыяфәтләренә дә, үз үзләрен тотышларына да, сөйләмнәрендә булган кимчелекләргә дә игътибар итеп, иң лаеклыны сайлап алуга ирештеләр. Бик тиздән ГХАТ идарәсенең яңа белгече тантаналар алып бару эшенә керешәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International