Беренче җәй көне, 1 нче июнь, балаларны яклау көне. Сарман районы ял паркында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан зур тантана узды. Балалар концерт номерлары белән куандырдылар. Алты гаиләгә ана капиталы тапшырылды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар, ярыштылар, тәмле ризыклар белән сыйландылар. Барысы да бәйрәмнән канәгать калдылар.