Баулы шәһәрендә яшәүче Халяповлар гаиләсе “алтын” туйларын билгеләп үтте. Наил абый һәм Фәния апа уртак тормыш юлын бер-берсенә таяныч, ышаныч булып, бер-берсен саклап, хөрмәт итеп үтәләр.
Юбилярларны ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мөрсәлимова, инвалидлар оешмасы рәисе Х.Мортазина, бораулау цехы профком оешмасы рәисе И.Бугрова котладылар, бүләк, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.