Балаларны бөтендөнья саклау көне уңаеннан 1 яшьтән алып 15 яшькә кадәр ике һәм өч игез малайлар һәм кызлар өчен Әлмәтнең үзәк шәһәр паркында зур чара үткәрелде. Кызу көн булуына карамастан балалар әти-әниләре, әби-бабайлары белән үзләрен сәхнәдә геройларча тоттылар, барлык конкурс сынауларын җиңел уздылар. Бер үк костюмнардан, төскә-биткә бер булган ике һәм өч игез балаларның чыгышлары аеруча кызык һәм оригиналь булды. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Амирова Г.Р. барысын да бәйрәм белән котлап балаларга истәлекле бүләк һәм приз тапшырды. Барлык катнашучылар һәм кунаклар бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп чәчәкләр һәм күтәренке кәеф белән таралыштылар.