Балаларны яклау көне, 2015 нче елның 1 нче июнендә Яңа Чишмә районының ГХАТ бүлегендә Мотыйгуллинанр, Манченко, Добрыниннар, Овчинниковлар гаиләләренә ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Бәйрәмдә пенсия фонды белгече О.А.Попкова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе А.Р.Мирьякупова катнашты. Ольга Александровна ана капиталын тапшырып кына калмыйча, ана капиталын кайсы тармакларда кулланырга, сертификатны алу өчен кирәкле документлар турында сөйләде.Бәйрәмдә катнашучы әниләр ана капиталын законсыз куллану турында кисәтелделәр.Сертификатлар тапшырылгач, Яңа Чишмә ГХАТ бүлеге җитәкчесе Алия Рафгат кызы Мирьякупова әниләрне котлап,”Гаилә битләре” китапларын бүләк итте. Кичә ахырында әниләргә ана капиталын куллану буенча аерым консультацияләр бирелде.