Лениногорсктан Никифоровлар гаиләсе "Идел буеның бәхетле гаиләсе -2015" конкурсында "Мәрхәмәтле йөрәк" номинациясендә җиңүче дип табылды

2015 елның 2 июне, сишәмбе

1 июнь көнне Оренбургта "Идел буеның бәхетле гаиләсе -2015" Фестиваль-конкурсына нәтиҗә ясадылар.

Фестивальдә Идел буе федераль округында яшәүче ике һәм аннан күбрәк балигъ булмаган бала, шулай ук тәрбиягә һәм опекага алган балаларны тәрбияләүче гаиләләр катнашты. 31 май көнне барлык катнашучы гаиләләр жюрины үзләренең визит карточкалары белән таныштырдылар. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы Шавалеева А.Р. Татарстаннан жюри әгъзасы иде. Ә төп жюри әгъзасы булып беренче хатын-кыз-космонавт, Советлар Союзы Герое Валентина Терешкова торды.

Конкурс, гадәттәгечә, Халыкара балаларны яклау көненә багышлан иде.

Катнашучыларны 11 номинациядә бүләкләделәр: "Ата-ана даны" - Баталовлар гаиләсе, Удмурт Республикасы; "Хезмәт династиясе" - Ильиннар гаиләсе, Чуваш Республикасы; "Әни, әти, мин - спортлы гаилә" - Черниковлар гаиләсе, Марий Эл Республикасы; "Минем гаиләм - минем байлыгым" - Ланских гаиләсе, Саратов өлкәсе; "Иң тату гаилә" - Шаболиннар гаиләсе, Киров өлкәсе; "Бөек Җиңү варислары" - Горбатенко гаиләсе, Пенза өлкәсе; "Мәрхәмәтле йөрәк" - Никифоровлар гаиләсе, Татарстан Республикасы; "Иҗат кырлары" - Косенко гаиләсе, Оренбург өлкәсе; "Иң яшь гаилә" - Лазарь гаиләсе, Самара өлкәсе; "Интернациональ гаилә" - Юрьиннар гаиләсе, Башкортостан Республикасы; "Гаилә эше" - Степановлар гаиләсе, Түбән Новгород өлкәсе.

Өченче урынны Ульяновск  өлкәсеннән Евстигнеевлар гаиләсе алды. Икенче урында Мордовия Республикасыннан Шумкиннар гаиләсе. Җиңүче итеп Пермь краеннан Макаровлар гаиләсе табылды.

Әлеге концерт программасында "Агыйдел" Татарстан Республикасы җыр һәм бию дәүләт ансамбле катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International