Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә Бодрягиннар Михаил Петр улы һәм Елена Семен кызының алтын туйлары билгеләп үтелде.
Нәкъ 50 ел элек 1965 елның 29 маенда Михаил һәм Елена Әлмәт шәһәрендә кавышып гаилә корганнар. Тормышны алып бару җиңел булмаган, шулай да алар кайгыда да шатлыкта бергә булып барлык авырлыкларны да җиңеп барганнар. Михаил Петр улы нефтяник булып эшләгән, ә Елена Семен кызы гомерен балалар бакчасында эшләп багышлаган. Икесенең дә күп кенә төрле грамоталар, рәхмәт хатлары бар.
Бу көнне алар туганнары һәм якыннары белән бергә кабат туй көннәренә кайтып хатирәләрне яңарттылар. Юбилярляр алтын туй хөрмәтенә алтын балдаклар белән алышындылар, котлаулар, тәбрикләү сүзләре кабул иттеләр. Бүгенге көндә аларның иң зур байлыклары булып балалары һәм оныклары булып тора. Алар 2 малай үстереп, 5 оныкны тәрбияләргә ярдәм итәләр.