Көмеш юбилярлар

2015 елның 2 июне, сишәмбе

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә Литвиновлар Валерий Михаил улы һәм Светлана Михаил кызының көмеш туйлары билгеләп үтелде.

Аларның танышулары бик кызык һәм очраклы рәвештә була. Эштән кайтып барган 4 кызны бер егет алып кайтырга тәкъдим итә. Светлананы ул соңгы булып озата, тик кыз егеткә башка адрес бирә. Бер ай буе егет кызны шул адрес буенча саклап йори. Бервакыт Валерий дустына кунакка бара һәм Светлананы подъезд төбендә очрата. Шуннан соң инде алар башка аерылышмыйлар.

Валерий Михаил улы хезмәт эшчәнлеген янгын сүндерү бүлегеннән башлый һәм бүгенге көндә дә шунда эшли.  Светлана Михаил кызы гомере буена балалар бакчасында эшли. Буш вакытларында ул бәйләргә бик ярата, ә тормыш иптәше балык тотарга йөри. Алар бер кыз белән бер малай үстерделәр, бүгенге көндә аларны Злата исемле беренче оныклары шатландыра. Юбилярларны котларга якыннары һәм туганнары җыелды. Валерий һәм Светлана почетлы юбилярлар китабына кулларын куйдылар, көмеш туй хөрмәтенә көмеш балдаклар белән да алышындылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International