Балаларны саклау көне

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

Минзәлә шәһәренең үзәгендә урнашкан мәйданда “Балалар көненә” багышланган зур бәйрәм үткәрелде. Балалар төрле уеннарда, конкурсларда катнашып күңел ачтылар. ГХАТ бүлеге мөдире А.П. Куприянова бу көнне ике гаиләгә туу турында таныклык тапшырды. Матур итеп бизәлгән коляскалар һәм велосипедлар ярышында җиңүчеләргә истәлекле бүләк балалар кроваты тапшырылды. Бу бүләкләр бәйрәмнең спонсоры Д.Каюмов тарафыннан алынган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International