Халыкара балалар көнендә

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

     2015 елның 1 июнендә Халыкара балалар көнендә, Мамадыш районының балалар тудыру йортында  яна туган балаларны каршы алу тантанасы узды.Яшь әти –әниләрне Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алёна Смирнова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина һәм күпсанлы туганнары каршы алды. Гаиләләргә истәлекле бүләкләр, чәчәк букетлары һәм ГХАТ бүлегенең истәлекле открыткасы тапшырылды.

        Әйтергә кирәк, ГХАТ булегендә 1 законлы никахлашу узды һәм 4 яңа туган балаларны  актлар хәлендә теркәделәр. Әхмәтшиннар гаиләсе өчен кызлары Зарина беренче бала булса, Костиннар гаиләсе өчен уллары Иван инде җиденчесе. ГХАТ бүлеге спеөиалисты Гүзәл Ибраһимова да  күп балалы әни булды. Улы Данияр туу белән Ибраһимовлар гаиләсен хезмәттәшләре чын күңелдән тәбрикләделәр. Кашаповлар гаиләләре дә бу көнне кечкенә кызларын энекәшле иттеләр.

   Барлык гаиләләргә дә исәнлек, тигез тормыш телисе генә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International