Казан шәһәренең ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Идел буе районы балалар йорты балаларына «Ура! Каникуллар» исемле хәйрие акциясе уздырдылар

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Казан шәхәренең ГХАТ идарәсе катнашында Идел буе районы балалар йорты балалары өчен «Ура! Каникуллар» хәйрия акциясе булып узды.

         Һәр бала өчен җәйге каникул вакыты ул кызыклы һәм яңа ачымлар вакыты. Балалар бик кызыксыну белән су төрләре буенча дөнья чемпионатынын талисманнары – ике ак барс Итиль һәм Алсу белән таныштылар. Алар белән бергә уеннар уйнадылар. Балалар янына кунакка ГХАТ идарәсе начальнигы Гүзәл Фәрит кызы Габбасова һәм Идел буе районы ГХАТ бүлеге начальнигы Вера Василий кызы Потапова килгәннәр иде. ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре җәйге лагерьда уйнар өчен ролик, самокат, волейбол һәм футбол туплары, шахмат, шашка, лото  алып килгәннәр. Балалар соңыннан тундырма ашадылар, тәм-томнар белән чәй эчтеләр. Балаларга каникул вакытында күнелле ял һәм көч җыеп кайтуларын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International