ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Питрау бәйрәме – христиан дине календаре буенча изге апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә багышланган көн. Бу бәйрәм күп кенә авылларда кыр чәчәкләре, дару үләннәре җыю, питрау себеркесе бәйләү, ә кичен төрле уеннар ясау, төрлечә күңел ачу гадәтләре рәвешендә сакланып калган.

Туачак сабыйны өйдә зур түземсезлек,олы өметләр белән көтеп алалар. 
8 июль көнне Тәтеш муниципаль районынының авыл җирлекләрендә “Гаилә бергә чакта гына күңелләр  тыныч” дигән темага  гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар үткәрелде.  
Шоколад белән каршы  алдылар Түбән Кама ГХАТ идарәсендә никахлашырга  килгән парларны  агымдагы  елның 11 нче  июленда. 

Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева 2015 елның яртыеллык нәтиҗәләре буенча үткәрелгән киңәшмәдә чыгыш ясады. Әлеге киңәшмәдә авыл башлыклары, авыл җирлеге секретарьлары, табиблар, фельдшерлар, участковыйлар, социаль яклау бүлеге җитәкчеләре катнашты. Г.Б.Мухамадиева чыгышында үлү, туу,язылышу, аерылышу саннарына анализ ясады. Үлүне вакытында теркәү кирәклеген аңлатты.

Еллар аша тормыш авырлыкларын үтеп, мәхәббәтләрен саклап кала алган ныклы гаиләләр, әлбәттә, хөрмәткә, игътирам һәм үрнәк алуга гына түгел, бүләкләнүгә дә лаек. Мөслим районында да мондый гаиләләр аз түгел, быел “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә районның иң матур һәм ныклы гаиләләреннән берсе – Әмәкәй авылыннан Шәриповлар гаиләсе тәкъдим ителде.

   Традиция буенча, 11 июльдә Мамадыш районында узган Питрау бәйрәмендә танышулар мәйданчыгында ялгыз затларга үзләренең икенче парларын табу мөмкинлеге бар иде.

8 июльдә  «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көнендә   Апас районы пенсия фонды бүлегендә ЗАГС бүлеге белән берлектә тантаналы шартларда   ана капиталы сертификаты тапшырылды.  
Бу кичәдә иңнен-иңгә куеп 25-60 ел яшәгән гаиләләрне зурладылар, бәхетле гаилә тормышының  серләрен астылар.
Район мәдәният йортында гаилә көненә багышланган тантаналы бәйрәм оештырылган иде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International