2015 елның 10 июлендә “Умиление” Чистай православия храмында яшь гаиләләр һәм өйләнергә җыенучылар 5-6-7 бала тәрбияләүче гаиләләр белән очраштылар.
Яңа бәйрәм – 8 июль көнне һәр авыл җирлегеннән берәр үрнәк гаиләне район үзәгендәге балалар иҗаты йортына чакырып хөрмәтләделәр. Бу көнне һәркемгә үрнәк бер гаиләне Россия Федерациясенең "За любовь и верность" медале белән бүләкләү гадәте бар. Әлеге медальне быел Иске Матактан Геннадий Петрович һәм Валентина Ивановна Демидовларга тапшырдылар.
Бөгелмә шәһәренең балалар паркында Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган концерт программасы узды. Артистлар гына түгел, тамашачылар да җылы, позитив эмоцияләр алды.
8 июльдә Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районының социаль яклау бүлегендә күп балалы гаиләләр белән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде. Әлеге бәйрәм чараларында Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре дә катнаштылар, бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихын, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районында бала туу һәм никахлар теркәлү статистикасы белән таныштырдылар.
Киңәшмә барышында каралган сорауларның берсе булып ЗАГС бүлеге мөдире Л.М. Дианованың «2015 елның 1 яртыеллыгында ЗАГС бүлегенең төп статистик күрсәткечләре» дигән чыгышы булды.