ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2015 ел
җомга

Бәйрәмдә икенче һәм өченче балалары туган 10 гайлә катнашты. Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында Казан шәһәренең Вахитов районы Пенсия идарәсе начальнигы Флида Арсланова, “Автоградбанк” вәкиле Марина Падюкина  катнашты. Тантанада яшь ата-аналарга бик күп матур җылы теләкләр әйтелде.

    Тукай муниципаль районында яшь гаиләләр арасында “Иң яхшы хуҗалык” бәйгесе дәвам итә. 

16
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Ульдановлар һәркем сокланырлык үрнәк гаилә. Рәкыйф абый гаиләнең терәге булса, Румия апа зирәк, чибәр, кунакчыл, изге күңелле, балаларына, онык-оныкчыкларына җанын да бүлеп бирергә әзер хатын-кыз.

Шушы максат белән 9 июль көнендә ГХАТ бүлеге бинасында булачак яшь гаиләләр белән “Лениногорск үзәк больницасының” хатын-кызлар консультациясе мөдире Семагина Айнур Әнәс кызы белән очрашу узды. 

Буген Әлмәт муниципаль районында башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.И. Грушин, Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Р.Г. Хәйруллин, сәламәтлек саклау оешмаларының вәкилләре, ГХАТ идарәсе җитәкчесе, Эшле булу үзәге һәм башка кызыксынган район структуралары катнашында үлү санын анализлау комиссиясе утырышы булып узды.


15
июль, 2015 ел
чәршәмбе

8 июль – ил күләмендә билгеләп үтелгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Коштавылы мәдәният йортында эчтәлекле кичә үтте. Тантананың төп геройлары – бер-берсенә булган мәхәббәтләренә 47 ел дәвамында тугры калган, 5 бала тәрбияләп үстергән Солтан һәм Нурия Мифтаховлар иде. Аларга россиякүләм “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды.

      Шушы көннәрдә Тәтеш районы администрациясенең  ЗАГС бүлегендә йөзенче бала теркәлде. “Юбилей”чы кыз  Тәтеш шәһәрендә яшәүче Ранил һәм Светлана Рахматуллиннар гаиләсеннән. Теркәү көнендә атаның йөзендә бәхетле елмаю йөзеннән китмәде, чөнки  гаиләдә олы уллары бар, ә кыз бала көтеп алынган сабый.Сабыйга Самира дип исем бирделәр, ул”юмарт”дигәнне аңлата.

14 нче июль көнне  Менделеев районы администрациясенең актлар залында район җитәкчесе В. С. Чершинцев 69 ел бергә гомер итүче Константин Дмитрий улы  һәм Евдокия  Сергей кызы Муриннарның гаиләсенә  “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырды. 
13 нче июль  көнне Мисхәт Миннәхмәт улы һәм Фәнзия Шакир кызы Хәбировларның якут  туйлары уңаеннан  ЗАГС бүлегендә чара уздырылды. 
14 июль көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның өченче пар  игезәкләр  тууы теркәлде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International