Балалар хосписындагы (Анжела Вавилова исемендәге фонд) авыру пациент-балалар өчен “Гаилә сагы” дип исемләнгән Республика иганәчелек акциясе кысаларында ТР Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге ГХАТ бүлегендә Гаилә сакчысы җыю алып барыла.
Аңа бәхет, сәламәтлек, тормышында һәм эшендә уңышлар теләп чәчәкләр бәйләме белән рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Буа районы халкы “Гаилә саклаучысы” акциясендә бик теләп катнашалар. Акциядә җыелган акчалар Анжела Вавилова фондына биреләчәк.
12 нче июль көнне Монай авылында Питрау бәйрәме уздырылды. Керәшеннәр бу бәйрәмне күңелле Сабантуй, мәхәббәт бәйрәме дип тә атыйлар. Ләкин бәйрәмнең асылы – МӘХӘББӘТ көне. Шушы бәйрәмнең күпьеллык тарихы барышында байтак йөрәкләр бергә кушылды. Керәшеннәрдә : “Питрауда кыз сайлыйлар, Покрауда туй итәләр ”, - дигән мәкаль дә бар. Әгәр дә үзегезнең ярыгызны очратасыгыз, бәхетегезне табасыгыз килә икән, шундый чараларда актив катнашыгыз.