Мәдәният һәм ял паркы

2015 елның 18 июле, шимбә

2015 ел, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, парк һәм скверлар елы буларак игълан ителде. Яшел ял итү зоналарын реконструкцияләү буенча масштабы һәм идеясе белән зур проект тормышка ашырыла. Бөгелмә шәһәре һәм районы җитәкчелеге мәдәният һәм ял паркын реконстукцияләү эшләрен башлап җибәрде. Бу эшләргә шәһәр администрациясе муниципалитет хезмәткәрләрен һәм шәһәр халкын да җәлеп итә. Бөгелмә ГХАТ бүлеге территория чистартуда катнашты. Парк ачылу 2015 елның августына планлаштырылган. Шәһәр мэры Линар Закиров сүзләренчә, әлеге парк бөгелмәләрнең иң яраткан урынына әвереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International