ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

23 июль көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның дүртенче пар  игезәкләр  тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Сафаргалеевлар гаиләсендә барлыкка килде.  Әти - әни бәләкәчләргә Данис һәм Динара дигән исемнәр бирделәр. 

Баулы районының яңа өйләнешкән парлары “Гаилә оберегы” дигән хәйрия акциясендә катнашуларын дәвам итәләр. Алар ГХАТ бүлегенә үзләренең оберегларын китереп, гаилә обереглары копилкасын тутыралар.


22
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Бәйрәмгә 60 һәм 50 ел элек гайлә корган 18 пар чакырылган иде. Алтын туй юбилярларына Казан мэры И.Р. Метшин исеменнән котлау хаты һэм акчалата бүләк тапшырылды. Юбилярларга киләчәктә яшь буынга үрнәк булып, иминлектә,тынычлыкта иңне-иңгә куеп мул тормышта яшәүләрен телибез.

3 гаилә парның инде игезәк балалар туды. Прасловлар гаиләсендә дә Мария исемле кыз бала белән Александр исемле ир бала дөньяга килде.

      2015 елның 22 нчы июль көнендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 10 ел бергә гомер иткән Герасимовлар Валентина Владимир кызын белән Федор Федор улы  хөрмәтләү тантанасы үтте. Юбилярларга шушы көннең якты истәлеге итеп почетлы акт һәм бүләк тапшырылды.

Түбән Кама районы  ГХАТ идарәсе  белгечләре  балигъ булмаган балалар тәрбияләнүче “Балкыш”  социаль приютында булып кайттылар. Әлеге очрашуның төп максаты  - балаларны республикакүләм “Семейный  оберег” акциясендә катнаштыру.
Бу бәхетле һәм истәлекле көнне без Лаеш муниципаль районы Урта Девятово авылында “Чишмә көнен” билгеләп үтәргә җыелдык. Бәйрәмдә 55 ел бергә гомер кичергән 3 пар һәм 60 ел бергә гомер итүче 1 гаилә пары катнашты.

21 июльдә Апаска, чираттагы эш сәфәре кысаларында, Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов килде. Ул Иске Әнәле авылында клуб ачылу, район үзәгендә ЗАГС һәм беренче номерлы суд участогы бинасын ачу тантанасында катнашты. Тантанага әле яңа гына барлыкка килгән яшь гаиләләр, гариза биргән яшьләр дә чакырылгыннар иде.


21
июль, 2015 ел
сишәмбе

Спас районы Полянка авылында  гомер кичерүче Валентина Васильевна белән Иван Иванович Благовларның иңгә-иң яши башлауларына инде алтмыш өч ел тулган.


20
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Балалар хосписындагы (Анжела Вавилова исемендәге фонд) авыру пациент-балалар өчен “Гаилә сагы” дип исемләнгән Республика иганәчелек акциясе кысаларында ТР Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге ГХАТ бүлегендә Гаилә сакчысы җыю алып барыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International