“Гаилә сагы”

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

Балалар хосписындагы (Анжела Вавилова исемендәге фонд) авыру пациент-балалар өчен “Гаилә сагы” дип исемләнгән Республика иганәчелек акциясе кысаларында ТР Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге ГХАТ бүлегендә Гаилә сакчысы җыю алып барыла.

Бу акциядә беренчеләрдән булып яшь гаиләләр үзенең өлешен кертте. Болар Пронькин Денис һәм Юлия, Тарасов Дмитрий һәм Анастасия, Аладов Александр һәм Ангелина гаиләләре булды. Алар уртак тормыш юлын шундый изге эштән башладылар. Гаилә сакчысы ул кешене, аның гаиләсен саклап, аларга шәфкатлелек, мәрхәмәтлелек өстәп торучы символ. Барыбызга да исәнлек-саулык, тыныч һәм тигез тормыш, яхшы гамәлләр генә кылуны телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International