Апас районында ЗАГС бинасын ачу тантанасы

2015 елның 22 июле, чәршәмбе

21 июльдә Апаска, чираттагы эш сәфәре кысаларында, Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов килде. Ул Иске Әнәле авылында клуб ачылу, район үзәгендә ЗАГС һәм беренче номерлы суд участогы бинасын ачу тантанасында катнашты. Тантанага әле яңа гына барлыкка килгән яшь гаиләләр, гариза биргән яшьләр дә чакырылгыннар иде.

 

– Апаста уңай үзгәрешләр күзгә ташлана. ЗАГС бинасы ачылу белән яңа гаиләләр артсын, сабыйлар дөньяга аваз салсын, – диде Рөстәм Миңнеханов.

 

Яңа ЗАГС та шулай ук нәкъ бу көнне   Алтын туйларын билгеләп үтүче Мансур һәм Роза Идиятуллиннар гаиләсе дә хөрмәтләнде, яшьләргә үрнәк итеп куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International