3 гаилә парның инде игезәк балалар туды. Прасловлар гаиләсендә дә Мария исемле кыз бала белән Александр исемле ир бала дөньяга килде. Бәхетле атаны балалар тууын теркәгәндә специалист Лукманова А.И. котлады һәм гаилә бәхете, сәләмәтлек, уңышлар теләп игезәкләр әтисенә яшь язуы һәм йомшак уенчыклар тапшырды.