Түбән Кама районы “Балкыш” реабилитация үзәгендә тәрбияләнүче балалар “Семейный оберег” акциясенә үз өлешләрен керттеләр

2015 елның 22 июле, чәршәмбе

Түбән Кама районы  ГХАТ идарәсе  белгечләре  балигъ булмаган балалар тәрбияләнүче “Балкыш”  социаль приютында булып кайттылар. Әлеге очрашуның төп максаты  - балаларны республикакүләм “Семейный  оберег” акциясендә катнаштыру. Үзләренең тәрбиячеләре  белән бергә  балалар күп кенә кул эшләрен эшләп, “Семейный оберег”  акциясенең  эмблемасы  төшерелгән зур тартмага  урнаштырдылар. Моннан тыш әлеге очрашу барышында  ГХАТ идарәсе  белгечләре  балалар белән берлектә табышмаклар чишеп, мәкаль-әйтемнәрне исләренә төшереп, театраль тамашада уйнап күңел ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International