“Чишмә көне”

2015 елның 22 июле, чәршәмбе

Бу бәхетле һәм истәлекле көнне без Лаеш муниципаль районы Урта Девятово авылында “Чишмә көнен” билгеләп үтәргә җыелдык. Бәйрәмдә 55 ел бергә гомер кичергән 3 пар һәм 60 ел бергә гомер итүче 1 гаилә пары катнашты. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Бурцева М.Е. бу гаилә парларын чын күңелдән котлап аларга бәхетле озын гомер, саулык-сәләмәтлек теләде. Лаеш муниципаль район башлыгы юбилярларны җылы теләкләр һәм рәхмәт сүзләре белән берлектә акчалата ярдәм һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Бу көнне җыр, бию тынып тормады, бәйрәмдә катнашучыларны тәмле, чиста, саф чишмә суы белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International