Спас районы Полянка авылында гомер кичерүче Валентина Васильевна белән Иван Иванович Благовларның иңгә-иң яши башлауларына инде алтмыш өч ел тулган.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан бу олы хөрмәткә лаек гаиләне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина җылы котлап, Рәхмәт хаты, район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды һәм балалары, оныклары, оныкчыкларының игелеген тоеп, озак яшәүләрен теләде. Бу гаилә хөрмәтенә Полянка мәйдәният йортында бәйрәм тантанасы оештырдылар.
Чынлап та, Благовлар гаиләсе һәр яктан үрнәк булырлык. Алар бер ул һәм өч кыз үстергәннәр. Тормыш юлында аларга авырлыкларны күп күрергә туры килгән. Сугыш еллары балалары тормыш арбасына бик иртә җигелгән. Икесе дә кечкенәдән үк эшли башлаганнар. Сугыштан соңгы елларда да авырлыкларны күп кичергәннәр.
Гомер буе бер-берсен хөрмәт итеп яшәгән, башкаларга тугрылык үрнәге булган гаиләгә тантаналы кичәдә аерым рәхмәт әйттеләр.