Тантаналы шартларда ана капиталы сертификатлары тапшырылды

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

Биектау районының ЗАГС бүлегендә ана капиталы сертификатлары тапшыруга багышланган тантаналы чара узды. Очрашуда, бәхетле аналардан тыш, Биектау муниципаль районындагы ЗАГС бүлеге начальнигы Нурзидә Наасыйх кызы Җиһаншина һәм Пенсия фонды идәрәсе начальник вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Илгиз улы Салихов тә катнашты.

-Ни кызганыч, бүгенге көндә күп гаиләләр бер яки ике бала белән генә чикләнәләр. Мондый хәл уңай якка үзгәрсә, ул чакта райондагы демографик вәзгыять тә яхшырыр иде. Ә инде, тормыштагы каенлыклардан курыкмыйча, ике, өч һәм хәтта дүрт бала үстерергә карар кылган әти-әниләргә сәламәтек, бәхет һәм имилекләр телибез. Балалар күбрәк тусын иде! Шул чакта районның киләчәге дә өметле булыр, - дип сөйләде үзенең чыгышында ЗАГС бүлеге начальнигы.

Ана сертификатлара алган әниләрнең йөзләре якты, кәефләре күтәренке иде. Алар барысы да диярлек әлеге акчаларны торак шартларын яхшыртуга тотачагларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International