Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә авылында яшәүче Гайнетдинова Рәшидә Гариф кызына 16 июль көнне 90 яшь тулды. Гайнетдинова Рәшидәнең ире Бөек Ватан сугышында катнашкан. 2 бала үстергәннәр. Лаеклы ялга чыкканчы хисапчы булып эшләгән. Хәзерге көндә оныклар һәм оныкчыклар үстерүдә катнаша. Шул уңайдан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Олы Әтнә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Рәшидә Гайнетдинованың бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.