15 июльдән Зәйдә изге гамәлләр фестивале старт ала. Ул “5 изге көн” дип атала. Әлеге фестивальдә һәрбер теләүче катнаша ала. Фестиваль барышында волонтерлар 8 яшьлек Викторияне һәм 28 яшьлек Светлананы дәвалау өчен акча җыю да каралган. Фестиваль программасында төрле чаралар: концерт программалары, интелектуаль уеннар, кинолекторияләр, мастер класслар үткәрү күздә тотыла. Акциядә катнашкан зәйлеләр социаль челтәрдә үзенең имзасын калдыра ала . Ул “Булыштым” дип атала.