15 июльдә Алабугада Габдрахмановлар гаиләсе үзенең 55 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Габделбәр Габделхакович белән Флюра Галиевна бу көнне ЗАГС бүлегенә балалары, оныклары белән бергәләп килделәр. Үз вакытында аларның туй уздырырга мөмкинлекләре булмаган, шуңа күрә, алар бу юбилейларын бик зурлап уздырдылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М.Григорьева аларга мактау таныклыгы тапшырды. Гаилә ЗАГС бүлегенең Почёт китабына кертелде.