12 нче июль көнне Монай авылында Питрау бәйрәме уздырылды. Керәшеннәр бу бәйрәмне күңелле Сабантуй, мәхәббәт бәйрәме дип тә атыйлар. Ләкин бәйрәмнең асылы – МӘХӘББӘТ көне. Шушы бәйрәмнең күпьеллык тарихы барышында байтак йөрәкләр бергә кушылды. Керәшеннәрдә : “Питрауда кыз сайлыйлар, Покрауда туй итәләр ”, - дигән мәкаль дә бар. Әгәр дә үзегезнең ярыгызны очратасыгыз, бәхетегезне табасыгыз килә икән, шундый чараларда актив катнашыгыз.
Матур концерт программасы бүләкләүләр, ветераннарны, яшь гаиләләрне, спортсменнарны, мәдәни һәм спорт чараларында актив катнашучыларны котлаулар бергә үрелеп барды. Күрсәтелгән туй йоласы һәркемнең игътибарын җәлеп итте.