15 нче июль көнне “Казан” гаилә үзәгендә Рәкыйф Касыйм улы һәм Румия Хәсән кызы Ульдановлар алтын туйларын билгеләп үттеләр

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Ульдановлар һәркем сокланырлык үрнәк гаилә. Рәкыйф абый гаиләнең терәге булса, Румия апа зирәк, чибәр, кунакчыл, изге күңелле, балаларына, онык-оныкчыкларына җанын да бүлеп бирергә әзер хатын-кыз.

Юбилярларның гомер башы, ярты гасыр элек, алтмышынчы елларга барып тоташа. 1962 елда Саратов өлкәсенең Пугачёв шәһәрендә танышалар яшьләр. Чибәр, сөйкемле кызга бер күрүдә гашыйк була Рәкыйф абый. Һәм Румиягә 18 яшь тулу белән өйләнергә дигән ныклы карарга килә. 1965 елның 15 июлендә гөрләтеп туй ясыйлар. Ульдановлар гаиләсенә нигез әнә шулай салына.

Рәкыйф абый белән Румия апа балалары, оныклары белән бай гаилә. Ике кыз тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Алдагы көннәрдә дә балалар, оныклар бәхетенә куанып, һәр туган көнгә сөенеп яшәргә язсын аларга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International