Буген Әлмәт муниципаль районында башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.И. Грушин, Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Р.Г. Хәйруллин, сәламәтлек саклау оешмаларының вәкилләре, ГХАТ идарәсе җитәкчесе, Эшле булу үзәге һәм башка кызыксынган район структуралары катнашында үлү санын анализлау комиссиясе утырышы булып узды.
Утырышның иң әһәмиятле максаты- үлү санын анализлау һәм үлүнең түбәнәюендә ведомствоара эшләү чарасы.
ГХАТ идарәсе җитәкчесе Г.Р. Әмирова “ГХАТ идарәсе һәм район дәвалау-профилакторик оешмаларының үзара эшләү мөнәсәбәтенең эффективлыгын үстерү” темасына доклад белән чыгыш ясады.
Әлмәт районында үлү саны күрсәткечләре түбәнәюгә, уңай табигый арту чаралары, югары демографик күрсәткечләр булуга бик зур әһәмият ясала.