Шушы максат белән 9 июль көнендә ГХАТ бүлеге бинасында булачак яшь гаиләләр белән “Лениногорск үзәк больницасының” хатын-кызлар консультациясе мөдире Семагина Айнур Әнәс кызы белән очрашу узды. Ул гаиләләр өчен актуаль булган , исәнлекне саклау, төрле авырулардан саклану чаралары турында сөйләде. Ә инде акт теркәве, гаилә кодексы турындагы сорауларга ГХАТ бүлеге мөдире Миннигалямова Елена Яков кызы җавап бирде. Ул яшьләргә яңа гаилә төзүгә бик җитди карарга, гаилә бәйрәмнәрен белергә һәм аларны гаиләләрендә билгеләп үтәргә өндәде, чөнки бу гаиләне бары ныгыта гын дип билгәләп үтте ул.