11нче июль көнне районның ЗАГС бүлеге Менделеев шәһәрендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган зур бәйрәм уздырды.
11 июль көнне Бөгелмә шәһәре бала тудыру йортында 700 нче бала тууы теркәлде. 19 яшьлек бөгелмәле Милана исемле кыз бала тудырды.
Бөгелмә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь әти-әнине – Константин белән Анастасияны бала туу шатлыгы белән котлый һәм бәхет, сәламәтлек, иминлек тели.
8 июльдә - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Дмитрий белән Карина язмышларын бергә бәйләделәр. Аларның никахы үзенә бер тантана белән теркәлде. Яңа өйләнешүчеләр әлеге датаны сайлау очраклылык булуын, шулай да язылышуларының шундый күркәм бәйрәмгә туры килүенә бик шат икәннәрен белдерделәр.
8 июль “Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык” көнендә Никольский авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре “Аленушка” балалар бакчасында балалар өчен “Мәңгелек байлыклар – гаилә җылысы, мәхәббәт һәм тугърылык” дигән тематикага күңел ачу программасын оештырдылар.
“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” бәйрәме алдыннан “Березка” мәктәпкәчә балалар бакчасында олы группа балалар арасында “Минем гаиләм” рәсем конкурсы уздырылды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Восточный авылы мәдәният йортында авылда яшәүче балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Барысы да гаиләдән башлана” тематик кичәсе булып узды.
9 июль көнне Аксубай районының Алга авылында яшәүче Мустафиннар гаиләсенә «Мәһәбәт һәм тугрылылык» медале тапшырылды.
2015 елның 8 июль “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көнендә “Сөенче һәм бүләкләр” хәйрия акциясе булып узды.