Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Восточный авылы мәдәният йортында авылда яшәүче балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Барысы да гаиләдән башлана” тематик кичәсе булып узды.
“Безнең гаилә портреты” дип исемләнгән асфальтка рәсемнәр ясау конкурсы, шаяртулар, уеннар формасында интерактив биремнәр, уенлы биюләр, уенлы җырлар, комикс-уеннар үткәрелде. Ә бәйрәм соңында “Восточный авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге башлыгы Илдар Исмәгыйлев алтын туйларын билгеләп үтүче Хөснетдиновлар гаиләсен котлады. Бәйрәм эчкерсез җылы рухта һәм бик күңелле булды.