Әлмәт муниципаль районында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көненә багышланган хәйрия акциясе

2015 елның 11 июле, шимбә

2015 елның 8 июль “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көнендә “Сөенче һәм бүләкләр” хәйрия акциясе булып узды.

Әлмәт ГХАТ идарәсендә “Язгы шәфкатьлелек атнасы - изге эшләр эстафетасы” бүгенге көндә дә дәвам итә. “Битараф булмаган кешеләр бар чакта изге эшләр эстафетасы дәвам итәчәк. Әйдәгез нәни балаларга изгелек эшләүләрне дәвам итик. Яшь парларның шәфкатьлелек гадәтләре, булачак яшь гаиләләргә дә үрнәк булып торсын иде” – диеп билгеләде Әлмәт ГХАТ идарәсе җитәкчесе Г.Р. Әмирова.

Яшь парлар Әлмәт балалар шифаханәсе нәниләренә адреслы ярдәм күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International