Балтач районында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”

2015 елның 11 июле, шимбә

 8 июль көнне Балтач мәдәният йортында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” бәйрәме булып узды. Районның“Волонтер” иреклеләр үзәге активистлары тантанага килгән һәркемне каршы алганда  үз куллары белән  ясаган ромашка чәчәкләре һәм  эмблемалар бүләк иттеләр. Районыбызда 2008 елдан бирле парлы гомер иткән үрнәк бер гаиләгә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” дигән медаль тапшырылып килә.  Быел бу медальгә Ор авылыннан 62 ел бергә гомер иткән  Фагыйлә һәм Сәлихҗан Фатыйховлар лаек дип табылды. Тик мактаулы парларыбыз сәламәтлекләре какшап тору сәбәпле, тантанага килә алмаганнар иде. Аларга медальне өйләренә барып район башкарма комитеты җитәкче урынбасары И.Ф.Гайнетдинов, ветераннар Советы рәисе Р.Г.Абдуллин, ГХАТ бүлеге мөдире З.Р.Әхмәтханова, Шөңшеңәр авыл советы җитәкчесе Р.Н.Галиев тапшырдылар. Тантаналы чараның тагын бер күркәм өлеше, ул – икенче яки өченче һәм аннан соңгы балаларын тапкан яшь әниләргә “Ана  капиталы” сертификаты тапшыру. Бу күркәм гаиләләр бәйрәмгә   парлап, балалары белән килгән иде. Тәбрикләү вакытында район Пенсия Фонды идарәсе җитәкчесе Габделнур Нотфуллин  “Ана капиталы”н дөрес һәм кирәкле очракларда файдаланырга тәкъдим итте.Бәйрәм тантанасы музыкаль сәхифәләр белән үрелеп барды. Бистәнең беренче һәм бишенче номерлы бакча балалары, район мәдәният үзәге хезмәткәрләре башкаруындагы концерт номерлары әлеге бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Ә ахырдан барлык гаиләләргә изге теләкләрен юллап, аяз күк йөзенә ак күгәрченнәр очырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International