Татарстан Республикасында традиция буларак, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе старт алды. Ул хәйриячеләрнең игътибарын мохтаҗ булган гаиләдәге балаларны мәктәпкә әзерләргә ярдәм итүгә һәм кирәкле уку әсбапларын алып бирүгә юнәлтелгән.
Балачак – һәрбер кеше өчен иң бәхетле чор... Күзләрдә очкын, йөзләрдә кояш нурларыннан сипкелләр туа. Ләкин һәркем өчен дә балачак мизгелләрен бәхетле үтү насыйп түгел. Кайберләренә инде сабый чактан олы тормыш йөген тарту насыйп була...
2015 елның 14 август көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Горошколар гаиләсенең 50 еллык гаилә юбилее узды.