ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2015 ел
җомга
        2015 елның 11 август конендә  Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендә балаларга исем кушу тантанасы уздырылды. Гаиләләр яңа туган сабыйларны тантаналы теркәү һәм туган илебезгә малай һәм кыз бүләк иткән ата-аналарны хөрмәтләү өчен җыйналдылар.
2015 нче елның 13 нче августында Сарман районы Башкарма комитетында авыл җирлеге җитәкчесе урынбасарлары белән чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмәдә 2015 нче елның ГХАТ эшчәнлегенең 7 аена йомгак ясалды. Шулай ук үлем очрагын вакытында теркәү искәртелде.

          Республика көненә якыннашуына районда иҗтимагый комплексы, медпункытлар, спорт мәйданчыклары ачылды.

         Яраткан ял урыны үзәк мәйданы булды, анда балалар шатлыгына музыкаль фонтан ачылды. Фонтан фото рәсем төшәр өчен яшь парларга популяр урын булды.  


13
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

      2015 нче елның 13 нчы августында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.

17 августтан Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре түбәндәге адреслар буенча урнашкан күпфункцияле үзәкләрдә эшли башлаячак: Җиңү Проспекты, 100 һәм Гагарин урамы, 101А.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә “Балаларга шатлык өләш” акциясе башланды.

2 ел элек, 2013 елның август аенда район үзәге һәм авылларда 14 яше тулган яшүсмерләр, аларның әти-әниләренә район башкарма комитетына чакыру килеп төшкәч күпләр аптырап, кайберәүләр хәтта шүрләп тә калгандыр, мөгаен... бактың исә, аларны шулай зурлап беренче паспорт бирү тантанасына чакыралар икән-гомергә истә калырлык вакыйга бит бу!

Яшь киленгә су юлы күрсәтү- авыллларда хәзер дә сакланган, бик борынгыдан килгән  туй йоласы. Тулаем алганда туй йолалары бер-берсен тулыландырып матурлап торалар. Илдар Таһирович һәм Алсу Нурисламовна Сибагатуллиннар гаиләсендә татар халык йолаларына зур әһәмият бирелә, гореф-гадәтлар  саклана, үтәлә һәм буыннан-буынга җиткерелә.

12
август, 2015 ел
чәршәмбе

12 августта, “Энергетикмәдәният сарае мәйданында халыкара яшьләр көненә багышланганЗәй яшьләре тынычлык һәм дуслык өчен!” дип исемләнгән иҗат фестивале булып үтте.

Иң матур итеп бизәлгән колякалар һәм велосипед авторларын призлар көтә. Парадта катнашу өчен 20 нче августка кадәр http://vk.com/topic-22549103_32592073 тә регистрация үтәргә кирәк. Конкурска бер гаилә башкарган эшләр кабул ителә. 23 нче августа “Казан” гаилә үзәге янында конкурс нәтиҗәләре буенча бүләкләнү була.  Башлана 10 сәгатьтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International