12 августта, “Энергетик” мәдәният сарае мәйданында халык – ара яшьләр көненә багышланган “Зәй яшьләре тынычлык һәм дуслык өчен!” дип исемләнгән иҗат фестивале булып үтте.
Фестивальне «Энергетик» мәдәният сарае иҗат коллективлары, яшьләр идарәсенең “Грант” халык вокаль коллективы оештырдылар. Шунда ук визажист өстәле эшләде, анда һәркем үзенә хас оригиналь аква-грим салдырырга була иде. Балалар өчен “Горка” батуты эшләде, алар өчен төрле бәйгеләр һәм уеннар үткәрелде. Бәйрәм кичәсе яшьләр дискотекасы белән тәмамланды.