ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2015 ел
чәршәмбе
Үз вакытында “Калининский” совхозында  үткен сүзле чая бригадир дип әйтәләр иде. Мәшәкатьле һәм катлаулы  бригадир  һәм управляющий вазифаларын  ул илле  елдан артык нәфис җилкәләрендә нык тотып алып барды.

Сарман районы Ләшәү Тамак авылында гомер кичерүче Гарифуллина Асия Заһидулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән район һәм авыл җирлеге  җитәкчелеге, туганнары, укучылары  котлады. Асия апага Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хаты, истәлек бүләге тапшырылды, матур теләкләр җиткерелде.

Балтач районы Сәрдек авылында 50 ел бергә тигез гомер итүче Лотфуллиннар гаиләсен Пыжмара авыл Советы башлыгы Җәләев Р.Х. hәм аның урынбасары Фазылова Г.Г. алтын туйлары белән котладылар.

Апреленнән 2015 елның башында Татарстанда яңа яшьләр экологик хәрәкәте  «БУДЕТЧИСТО» үз эшчәнлекләрен башлады. Шулай ук Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлеге белгечләре, Яшьләр экологик хәрәкәте сайтында язылышып, экологик хәрәкәтенә кушылдылар. Ә инде шимбә көнне, 15 августта,  экологик өмәсендә катнашачаклар.


11
август, 2015 ел
сишәмбе
       8 август көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә гадәти булмаган язылышу узды. Шушы матур көнне Мамадыш районыбызның яшь парлары Иванов Алексей белән Сафина Илгизә һәм Новиков Алексей белән Куттусова Илгизә үзләренең язмышларын бәйләргә булдылар. Бу яшь парлар адашлар булып чыктылар.

Бүгенге көндә күп бала тәрбияләп үстерүне бик авыр дип уйлап, бер яки ике бала белән чикләнүче гаиләләр шактый. Ә менә  Кайбыч районы Мәлки авылында яшәүче Надежда һәм Михаил Маланьевлар гаиләсендә алтынчы бала дөньяга килгән.

Республикабызның 32 районыннан hәм шул исәптән безнең районнан да Лазаревлар - Вячеслав Петрович hәм Надежда Алексеевна оныклары белән «Туган авылым» ресторан күңел ачу комплексында видеоклип төшерүдә катнаштылар. Ә анда нәрсәләр булганын без 26 августан соң белербез. Лазаревлар гаиләсе Республикабыз Президенты hәм аның тормыш иптәше белән очрашуда катнашачаклар.

     2015 елның 11 август көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Марковскийлар гаиләсенең 55 еллык гаилә юбилее узды.

     Савгач авылында яшәүче Никифоровлар гаиләсендә көтеп алынган ир бала дөньяга килә. Исем сайлауда бөтен гаилә катнашты, олы кызлары Альбина, Анна һәм Юлиядэ читтә калмадылар.   Артём исемендә туктап калганнар. Бу исем “саулыкны”  һәм “хөрмәтлекне” белдерә.


10
август, 2015 ел
дүшәмбе

Туйларның бизәлешендә үткән гасырның 20-нче еллардагы Америка -  Бөек Гэтсби стиле популярлаша бара. Купшы, якты һәм шундый бәйрәмчә ретро – үткән гасырның 20-нче еллары стиле - туй тантаналарын бизәргә бик кулай.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International