Балтач районы Сәрдек авылында 50 ел бергә тигез гомер итүче Лотфуллиннар гаиләсен Пыжмара авыл Советы башлыгы Җәләев Р.Х. hәм аның урынбасары Фазылова Г.Г. алтын туйлары белән котладылар. Лотфуллин Васил Лотфулла улы белән Гарифҗанова Разия Гарифҗан кызы 1965 нче елның ямьле җәй аенда гаилә коралар. Икесе дә Сәрдек авылында туып, шушы авылда гомер кичерәләр. Бөтен хезмәт юллары да туган авыллары белән бәйләнгән. Васил Лотфулла улы данлыклы механизатор, “Почет билгесе” hәм “Халыклар дуслыгы” орденнары кавалеры. Разия Гарифҗан кызы бик озак еллар терлекче, бригадир булып эшләде. Өч кыз hәм бер ул үстерделәр. Васил абый белән Разия апа бүгенге көндә уллары Кафил киленнәре Флүзә тэрбиясендә олы хөрмәттә яшиләр.