Сарман районы Ләшәү Тамак авылында гомер кичерүче Гарифуллина Асия Заһидулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2015 елның 12 августы, чәршәмбе

Сарман районы Ләшәү Тамак авылында гомер кичерүче Гарифуллина Асия Заһидулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән район һәм авыл җирлеге  җитәкчелеге, туганнары, укучылары  котлады. Асия апага Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хаты, истәлек бүләге тапшырылды, матур теләкләр җиткерелде.

Асия апа үзенең барча хезмәт юлын балаларга белем бирү һәм тәрбияләүгә багышлаган. Тормыш иптәше Миргаяз ага белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә кызы тәрбиясендә гомер кичерә, үзенең акыллы киңәшләре белән онык һәм оныкчыкларын тәрбияләргә булыша.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International