«Бөек Гэтсби” – 20 гасыр дәверенең стиле

2015 елның 10 августы, дүшәмбе

Туйларның бизәлешендә үткән гасырның 20-нче еллардагы Америка -  Бөек Гэтсби стиле популярлаша бара. Купшы, якты һәм шундый бәйрәмчә ретро – үткән гасырның 20-нче еллары стиле - туй тантаналарын бизәргә бик кулай.

Бик матур пар Ленар һәм Айгөл тормышларының иң мөһим вакыйгаларындагы тантана бизәлешенә  шушы стильне кулландылар: күбәләкләр, тарттыргычлар, эшләпәләр, лаклы штиблетлар, каурый һәм төймәләр, шул дәвернең автомобиле – болар барысы да бәйрәмне бизәде. Җитмәсә барысына да өстәмә  матур дата – 08.08.2015.

Яшьләргә ак бәхетләр, тигезлек һәм мәңгелек мәхәббәт телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International