Савгач авылында яшәүче Никифоровлар гаиләсендә көтеп алынган ир бала дөньяга килә. Исем сайлауда бөтен гаилә катнашты, олы кызлары Альбина, Анна һәм Юлиядэ читтә калмадылар. Артём исемендә туктап калганнар. Бу исем “саулыкны” һәм “хөрмәтлекне” белдерә.
Тантаналы рәвештә ЗАГС органы җитәкчесе гаилә башлыгына туу турындагы таныклыкны тапшырды. Район мәдәният йортындагы хезмәттәшләре коллегалларын истәлекле бүләкләр белән тәбрикләделәр.